Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутат Олег Морозов журналистлар сорауларына җавап бирде

Депутат булырга авырмы? Сукбай этләр проблемасын хәл итәргә мөмкинме? QR-кодлар кирәкме? СССРны кире кайтарып буламы?

Түбән Камада Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов журналистлар белән очрашты, бу һәм башка мәсьәләләр буенча үз фикерен белдерде.

-Депутатлык – ул минем һөнәр дисәм дә була, тик син биш ел саен үз квалификацияңне расларга тиеш, ә аны синең өчен тавыш биргән сайлаучылар раслый, - диде депутат беренче сорауга.

Сукбай этләр проблемасы һәр район һәм шәһәр өчен дә хас. Очрашуда катнашкан журналистлар бу мәсьәләне даими күтәрәләр.

-Бу өлкәдә универсаль федераль закон юк, минемчә, әлеге проблеманы һәр төбәк үзе хәл итәргә тиеш. Бүген этләрне атарга ярамый. Аларны тотып, стерильләштереп, кирә җибәрәләр, әмма моның белән генә проблема юкка чыкмый.  Приют ачу да зур чыгымнар сорый, - дип җавап бирде Олег Викторович.

Олег Морозов - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе. Ул актив эшчәнлек алып бара, сайлаучылар белән очрашулар үткәрә, төрле чараларда, телевизион программаларда катнаша. Депутат социаль челтәрләрне дә актив куллана, Телеграм, Инстаграм һәм Facebook аша да сайлаучылар белән аралаша, сорауларга җавап бирә.

Түбән Кама сайлау округы буенча, анда Чирмешән районы да керә, депутат Олег Морозов якын көннәрдә Чирмешәнгә дә килергә җыенуын әйтте.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев