Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә жирәбә салынды, агитацияне башлап була

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, 2015нче елның 13 сентябрендә булачак сайлаулар уңаеннан, Татарстан Рес­публикасы Президентлыгына, муниципаль берәмлекләр органнарына депутатлыкка теркәлгән кандидатларга сайлау алды агитация материалларын бушлай бастыру өчен жирәбә салу үткәрде. Жирәбә салу йомгаклары буенча түләүсез басма мәйдан Татарстан Республикасы Президентлыгына теркәлгән кандидатларга газетаның түбәндәге саннарында биреләчәк (һәр дүрт кандидатка тулаем...

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, 2015нче елның 13 сентябрендә булачак сайлаулар уңаеннан, Татарстан Рес­публикасы Президентлыгына, муниципаль берәмлекләр органнарына депутатлыкка теркәлгән кандидатларга сайлау алды агитация материалларын бушлай бастыру өчен жирәбә салу үткәрде.

Жирәбә салу йомгаклары буенча түләүсез басма мәйдан Татарстан Республикасы Президентлыгына теркәлгән кандидатларга газетаның түбәндәге саннарында биреләчәк (һәр дүрт кандидатка тулаем 400әр квадрат сантиметр күләмендә):
1.Бильгильдеева Рушания Габделәхәт кызына - 9 сентябрьдә
2.Миңнеханов Рөстәм Нургали улына - 2 сентябрьдә
3.Миргалимов Хафиз Гаяз улына - 19 августта
4.Юсупов Руслан Рафаил улына - 26 августта
Муниципаль органнарга депутатлыкка кандидат итеп теркәлгән 149 кешенең һәркайсына агитация чорына бушлай 10,6 квадрат сантиметр басма мәйдан бүлеп бирелә (агитация чорына тулаем 1,6 полоса). Алар материалларын 21,28 август, 4,11 сентябрь саннарында урнаш­тыра алалар.
Редакциягә түләүле басма мәйдан сорап заявка бирүче булмады, шуңа күрә бу уңайдан җирәбә салу үткәрелмәде.
Редакция бушлай басма мәйдан бүлеп бирелгән кандидатлар яки аларның ышанычлылары белән килешү төзеп, тиешле көннәрдә, билгеле күләмдә сайлау алды агитация материалларын бастырырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы