Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында җинаятьчеләргә урын тарая

Полиция хезмәткәрләре районда җинаятьчелекне һәм хокук тәртибен бозуларны киметү өчен күп көч куялар. Муниципаль район Советының икенче чакырылыш илленче утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу эшне эзлекле рәвештә, җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә алып бару мөһим. Утырышта "Чирмешән муниципаль районында 2014 елның беренче яртыеллыгында законлылыкның һәм хокук тәртибенең торышы турында" чыгыш...

Полиция хезмәткәрләре районда җинаятьчелекне һәм хокук тәртибен бозуларны киметү өчен күп көч куялар. Муниципаль район Советының икенче чакырылыш илленче утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу эшне эзлекле рәвештә, җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә алып бару мөһим.


Утырышта "Чирмешән муниципаль районында 2014 елның беренче яртыеллыгында законлылыкның һәм хокук тәртибенең торышы турында" чыгыш ясап, Россия Эчке Эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Дмитрий Ефимов бүлек эшчәнлегендәге шактый күп уңай мисалларны китерде. Беренче яртыеллыкта урлашулар сизелерлек кимегән, талау очраклары булмаган. Законсыз әйләнештән 450 литр спиртлы продукция алынган, алкоголь сату белән шөгыльләнүче 3 кеше җинаять, 21 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Ләкин аларның барысы да сабак алмаган. Өйдән спиртлы эчемлекләр сатучылар, хәмер "җитештерүчеләр" күп авылларда бар. Совет рәисе, район башлыгы Наил Зарипов участок инспекторларының авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләү кирәклеген билгеләп үтте, Чирмешән муниципаль районында 2014-2016 елларга хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программаның үтәлүен тәэмин итү зарурлыгын әйтеп узды.

Әлеге мәсьәлә буенча карар өстәмәләр белән кабул ителде.

Район Советы депутатлары шулай ук түбәндәге мәсьәләләрне тикшерделәр: "Чирмешән муниципаль районының 2014 елга һәм 2015-2016 елларның план чорына бюджеты турында" район Советының 2013 елның 18 декабре карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында", "ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс турында"; район Советының аерым карарларының үз көчен югалтуын тану турында; муниципаль хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм квалификация имтиханын тапшыру тәртибе һәм муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәттәге тәртибе кодексын раслау турында Совет карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

Әлеге мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined