Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы Советы депутатлары киләсе һәм 2020, 2021 елларга бюджет күләмен арттырдылар

Киләсе елда район бюджетына 647 миллион 950 мең сум керем алынып, чыгымнар да шулкадәр күләмдә көтелә. Казна акчасы быелгыдан 69 миллион сумга күбрәк булачак.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышыннан соң район Советының кырык өченче утырышында муниципаль районның 2019 нчы елга, шулай ук 2020 һәм 2021 еллар план чорына да бюджет күләмен фаразлап, карар кабул иттеләр. Утырышка кадәр бюджет проекты ачык тыңлауларда каралган, аны Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе, контроль-хисап палатасы да хуплаган.

Бюджет акчасы санаулы, ул без теләгән барлык ихтыяҗларга, барлык эшләргә дә җитмәячәк. Әйтик, бүгенге утырышта җирле әһәмиятле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә аерым вәкаләтләрне финанслауны кире кагарга карар чыгардылар. Бу хакта Советка район башкарма комитеты мөрәҗәгать иткән, ягъни средстволар сораган булган. Акча террорчылыктан саклану, санитар-эпидемиологик хәл, куркынычсызлык чаралары өчен кирәк икән.

-Алай да бу бездән җаваплылыкны төшерү дигән сүз түгел, таләпләр үзгәрми, өстәмә керемнәр хисабына, мөмкинлектән чыгып, кайбер мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, әлеге уңайдан фикерен белдереп.

Муниципаль районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр хәле һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова мәгълүмат җиткерде.

Аның чыгышында әйтелгәнчә, районда төрле милләт халкы дус, аңлашып яши, хәл тотрыклы. Төрле чаралар, бәйрәмнәр еш үтә.

-Бу  өлкәдә күп эшләнә, әмма эшлиселәр дә күп, - диде Фердинат Дәүләтшин. –Һәр милләт вәкиленә тигез караш, игътибар булырга, районда һәр кеше үзен уңайлы тоярга тиеш. Төрле чаралар үткәргәндә ярдәм дә кирәк.

Утырышта муниципаль милек, шәһәр төзелешен проектлаганда җирле нормативларны әзерләү, раслау тәртибен раслау турында, районның коммуналь комплексы оешмаларында инвестиция программаларын эшләү һәм раслау тәртибе белән бәйле мәсьәләләр дә каралды. Муниципаль район Советының “Татарстан Республикасының “Чирмешән муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” карар проекты беренче укылышта хупланды, ул хокукый порталда (pravo.tatarstan.ru) һәм район газетасының рәсми сайтында басылып, ачык тыңлауларда каралачак.

Депутатлар Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга “Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины” исемен бирү турында да карар чыгардылар. Ул моңа “Чирмешән муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен” лаек булды. Ш.Ф. Гатин кандидатурасын районның ул җитәкләүче финанс-бюджет палатасы коллективы тәкъдим иткән.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев