Чирмешән район Советы депутатларына керемнәр һәм чыгымнар, милек турында мәгълүматлар биргәндә закон бозылу турында сөйләделәр
Чирмешән муниципаль район Советы депутатлары киләсе, 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына район бюджеты турында карар кабул иттеләр. Бюджетның киләсе елга тулаем керемнәре һәм чыгымнары бер суммада – 740 миллион 546 мең сум, ягъни дефицитсыз. 2022 елга ул 744 миллион 123 мең, 2023 елга 750 миллион 836 мең сум булачак.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин казнаның ничек, нинди чыганаклардан тупланасы, акчаның кая юнәлдереләчәге турында белешмә бирде. Кайбер башка чыгышлардан соң, утырышта бу мәсьәлә буенча карар чыгардылар.
Советның муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган өченче утырышында муниципаль районның 2020 елга һәм 2021-2023 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары үтәлеше турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин мәгълүмат бирде. Аның чыгышында әйтелгәнчә, дөньяда, илдә, республикада коронавирус инфекциясе таралу куркынычы, шулай ук кайбер чикләүләр белән бәйле, 2020 елда районда социаль-икътисади хәл начарланды. Икътисадта тулаем территориаль продукт күрсәткече түбәнәю күзәтелә, нефть тармагы исәбенә үзпродукция җибәрү өчтән бер тапкыр азайды. Башка сәбәпләр дә бар.
Районда халык саны елдан-ел кими бара, фараз күрсәткече 18 мең 590 кеше, туучылар аз, үлүчеләр күп.
Хезмәт хакы бер чама, эшсезләр күп түгел. Тулаем хәлнең 2022 елда яхшыруына өметләнәбез.
Депутатлар 2021 елга җирле әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә бюджет ассигнованиеләре бүлү хакында мөрәҗәгатьне дә карадылар, муниципаль район Советының 2021 елга эш планын расладылар, районда мәдәният, сәнгать һәм музей эшен үстерүнең төп юнәлешләре турында мәгълүмат һәм чыгышлар тыңладылар, алар буенча карарлар кабул иттеләр.
Утырышның бер мәсьәләсе коррупциягә каршы торуга багышланган иде. Конкрет алганда, ул муниципаль район башлыгы урынбасары, депутат Габдрәшит Җамалтдинов белән бәйле. Аның 2018-2019 елларда керемнәре һәм чыгымнары, милке, милек характерындагы йөкләмәләре турында мәгълүматлары төгәл һәм тулы булмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы тикшерүләр Идарәсенең бүлек мөдире Равия Шрша чыгыш ясады, бу өлкәдә Габдрәшит Җамалтдиновның мәгълүматларында нинди төгәлсезлекләр җибәрелүен санап үтте, башкаларга, депутатларга, муниципаль хезмәткәрләргә декларация тапшырганда игътибарлырак булырга, соңрак тикшерүчеләр дәгъва белдермәсен өчен, документта керемнәрне, чыгымнарны, милекне ничек бар, шулай язарга өндәде.
Җамалтдиновка “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән 273 нче федераль закон таләпләрен бозу тиеш түгеллеге күрсәтелде.
-Закон закон ул, аны үтәргә кирәк, - диде бу уңайдан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
Габдрәшит Җамалтдинов исә: -Хаталарны төзәтербез. Мин бит мондый декларацияне беренче генә тапкыр тутырдым, - диде.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев