Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы депутатлары җинаятьчелекне кисәтү буенча эшне бәяләделәр

Хокук саклау органнарына хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш, яшүсмерләр белән уку һәм  яшәү урыны буенча индивидуаль тәрбия буенча эшне көчәйтү мөһим. Бу өлкәдә җирле үзидарә органнарына да зур бурычлар йөкләнә.

Муниөипаль район Советының җиденче утырышында каралган төп – Чирмешән муниципаль районында 2020 елда законлылык һәм хокук тәртибе хәле турында мәсьәлә буенча район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Айназ Газизов һәм Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Юлдус Билалов конкрет фактларга таянып чыгыш ясадылар.

-Узган елда законнар үтәлешенә, кеше һәм гражданин хокуклары яклануына күзәтчелек итү өлкәсендә закон бозуның 512 очрагы ачыкланды, - диде Айназ Газизов. –Шул чорда коррупцион юнәлештәге җинаятьләр турында 8 җинаять эше кузгатылды. Тулаем җинаятьчелек динамикасы теркәлгән җинаятьләрнең 31,3 процентка кимүен күрсәтә: 2019 елда алар 217 булса, 2020 елда – 149.

Муниципаль район Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов алып барган утырышта әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Депутатлар муниципаль районның 2020 ел өчен Контроль-хисап палатасы отчетын, Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы эше турында мәгълүмат та тыңладылар.

Утырыш барышында муниципаль район Советының  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын аренда түләүләреннән азат итү ягыннан яклау чаралары турында 2020 елның 26 июлендә кабул ителгән 278 нче, аларның аренда түләүләрен кичектереп тору турында 279нчы карарларына үзгәрешләр кертелде.

Советның 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына бюджеты турында 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 24 нче карарына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, муниципаль районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составы үзгәрде, районның административ комиссиясен оештыру турында да карар чыгарылды. Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясен бирү Нигезләмәсендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр бар, бу хакта шулай ук карар кабул ителде.

Утырышта алдагы язгы кыр эшләренә әзерлек турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин чыгышын да тыңлап, аны игътибарга алдылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев