Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Хөрмә кирәк йөрәккә!

Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Ни өчен?

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витаминнар һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан коткара. Составындагы пектин ашазаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияне куа, кан тамырлары-йөрәк авыруларына профилактика ясый.

Кардиологлар көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш итә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамырларын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины күз мускулларын ныгыта. В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый.

Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә коткара. Хөрмә шулай ук теш казналарын да ныгыта.

Шикәр чире булган, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ашатырга ярамый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев