Хәтерне яхшырту өчен бу иң яхшы ысулларның берсе
Ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.
Бу рецепт өчен кирәк:
125 г керән(хрен) тамыры;
4 лимон;
2 чәй калагы дарчин (корица);
2 см имбир тамыры;
3 аш кашыгы бал.
Әзерләү:
Имбир белән керәнне блендерда ваклыйбыз. Бу массага лимон суты, бал һәм дарчин кушабыз. Барысын да яхшылап бутыйбыз.
Килеп чыккан катнашманы пыяла савытта саклау яхшырак.
Катнашманы өч атна дәвамында көнгә ике тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы кабарга кирәк.
Хәтерне яхшыртудан тыш, керән һәм имбир катнашмасы күзләргә дә уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын тизләтә, шул рәвешле ябыгырга теләүчеләр өчен дә бу бик яхшы ысул булып тора.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
"Сәламәтлек" ТГ каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев