Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәтерең начарайса...

Бу ризыклар баш мие эшчәнлеген сакларга булыша.

Хәтерне яхшырту, тиз реакция һәм зур күләмдә мәгълүмат эшкәртү сәләте — һәр яшьтә мөһим күнекмәләр. "Баш мие яхшы эшләсен өчен аңа даими күнегүләр, тулы ял һәм дөрес туклану кирәк. Бу компонентларның берсе генә төшеп калса да, истә калдыруга, концентрациягә, мәгълүматны анализлау сәләтенә тискәре йогынты ясаячак”, – дип аңлата табиб.

Баш мие эшчәнлеген сакларга булыша торган ризыкларга: майлы балык, чикләвек, йомырка, брокколи һәм төрле җиләкләр керә. Майлы балык аксым һәм Омега-3 чыганагы булып тора, бу ми күзәнәкләренең эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә һәм мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтә.

Чикләвектә, Омега-3тән тыш, шулай ук антиоксидантлар һәм Е витамины бар, алар ми эшчәнлеген стимуллаштыра һәм Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын киметә. Йомырка сыйфатлы аксымга бай, анда В1 һәм В6 витаминнары, фолий кислотасы, фосфор һәм холин бар – болар барысы да ми өчен бик файдалы.

Йомырка ашаганнан соң кандагы «начар» холестерин күтәрелүе турындагы мифны галимнәр кире кага. Брокколида Е витамины һәм антиоксидантлар бар, алар баш мие күзәнәкләрен стресстан саклый.

Күк җиләк, кара җиләк, кара бөрлегән, кура җиләге һәм кара карлыган баш миендәге үзгәрешләрне акрынайта торган антиоксидантлар һәм витаминнарның иң яхшы чыганагы булып тора. 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев