Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Варикоз авыруын да җиңә ул!

Тик кура җиләге кайбер авырулар булганда килешми, ди табиблар.

Кура җиләгенең дәвалау сыйфатларын борын-борыннан яхшы белгәннәр, аның яфрагын җыеп, кышкылыкка киптереп куйганнар. Борынгы Грециядә аның җимешләре косметикада киң кулланылган.

Киптергәненә караганда, сутлы, яңа өзелгән кура җиләгендә файдалы матдәләр бигрәк тә күп. Аның составында органик кислоталар, шул исәптән салицил кислотасы бар. Шуңа да бу җиләк салкын тиюгә каршы кулланыла, тирне куа, тән температурасын төшерә.

Кура җиләгендә тимер дә күп, ә андагы бакыр күңел төшенкелегенә бирелүдән саклый. Бу татлы җиләк составында булган А витамины тырнакны, чәч тамырларын ныгыта. С витамины организмнан артык сыеклыкны чыгара, андагы холестеринны киметә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Кура җиләге варикоз авыруыннан — тамырлар киңәюдән җәфаланганда бигрәк тә файдалы.

Эшкәрткәндә дә әлеге җиләктәге файдалы сыйфатлар югалмый. Бигрәк тә кышкылыкка туңдырып куйган җиләкләрдә барлык витаминнар да яхшы саклана.

Табиблар бөер һәм үт куыгы чирләре булган очракта кура җиләген куллану килешми, дип кисәтә. Җиләк составындагы оксалатлар тәндәге сыеклыкны кристаллаштыру үзенчәлегенә ия. Әлеге авыруны халыкта "таш утыру" дип атыйлар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев