Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзегезне саклагыз: нинди кан төркеменең авыруларны тартып китерүен әйткәннәр

Галимнәр һәм төрле белгечләр күп еллар буе кешенең эчке халәтен, сәламәтлеген аның кан төркеме белән бәйләп аңлатырга тырыша. Әнә Америка галимнәре дә бу җәһәттән берничә тикшеренү үткәргән. Нәтиҗәдә алар нинди кан төркеменең кеше сәламәтлегенә, кәефенә тискәре йогынты ясавын ачыклаган.

Галимнәр, тиешле мәгълүматлар җыеп, аларны анализлаганнан соң дүртенче кан төркеменә ия булучыларның авыруларга ешрак бирешүчәнлеген раслаган. Бу кан төркемен “коточкыч сынау” дип бәяләүчеләр дә бар икән хәтта.

Белгечләр басым ясап әйткәнчә, әлеге кан төркеменә ия булган хатын-кызлар яман шешләрдән һәм преэклампсия авыруыннан (кан басымы һәм кандагы аксым микъдары кинәт кенә күтәрелә) ешрак интегә. Ә инде дүртенче кан төркеменә ия булган ир-атлар балачактан ук чирләшкә була. Иммунитетларын ныгытмаган очракта, үсеп җиткәч тә сәламәтлеккә туймый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев