Тузганак җыеп калыгыз
Ул шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә.
Май башында бөтен бакча-кырлар тузганак чәчәгенә күмелә. Чәчәгеннән алып тамырна кадәр файдалы булган үсемлекнең вакытында файдасын күреп калырга кирәк.
Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның сутында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар.
Тузганак тамыры күп авыруларга дәва. Чөнки анда бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан составын яхшыртучы, нервларны тынычландыручы, шешенүләрне бетерүче, авыртуларны басучы, буыннарны, сөякләрне дәвалаучы витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.
Тузганак тамырын ничек әзерлибез? Үләнне тамыры белән казып алабыз, тамырны кырмыйча гына, балчык һәм комнары калмаслык итеп юабыз. Шунысын истә тотарга: тамырларны озак вакытка суга салып куярга кирәкми. Тиз генә юып алырга һәм турап киптерергә кирәк. Киптерелгән тамырны кофетарттыргычта онга өйләндерергә мөмкин. Бу эшкә йөрүчеләр, сәфәрдә еш йөрүчеләр өчен кулланырга уңай. Кипкән тамырлардан төнәтмә ясап та эчәргә дә ярый. Тузганак тамырын әрекмән тамыры белән бергә 10 көн рәттән кулланганда рак күзәнәкләре үсешен туктата.
Берничә киңәш:
1. Артриттан. 6 грамм кипкән тамыр һәм яфракларга 1 стакан су салып салмак утта 10 минут кайнатырга. Төреп куеп, ярты сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
2. Гепатиттан. Тузганакның бөтен өлеше белән бергә иттарткычтан чыгарып суын сыгарга. Ярты стакан җылымса суга 1 аш кашыгы сыгынтыны салып эчәргә.
3. Экссудатив диатез - тән бозылудан. 1 чәй калагы тузганак тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга. 1-2 сәгатькә төреп куярга. Сөзеп алганнан соң , ашарга ярты сәгать кала көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. Матдәләр алмашын яхшырта. Балаларга да кулланырга ярый.
4. Холециститтан. 3 аш кашыгы вакланган тузганак тамырына 2 стакан су салып, салмак утта 20 минут кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр ярты стакан эчәргә. 5. Сөяк сынганда. Тузганак чәчәген, үги-ана яфрагы чәчәген, сирень чәчәкләрен һәм әрекмән тамырын тигез өлеш алырга. Ярты литрлы шешәнең 3/4 өлешенә катнашманы салырга. Шешә тулганчы аракы салырга. Ким дигәндә 21 көн төнәтергә. Озак төнәтсәң дә ярый. Тәнгә тидерү өчен ясала. Бер үк вакытта мумиё эчү яхшы нәтиҗә бирә. 6. Эч кибүдән. 2 чәй калагы кипкән тузганак тамырына 1 стакан салкын су салырга. 8 сәгать төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. 7. Эч катудан (запор). 1 чәй калагы вакланган тузганак тамырына 1 стакан су салып, 20 минут салмак утта кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.
Бу язма бары тик мәгълүмати характерда гына. Шуны истә тоту мөһим: классик һәм халык медицинасында кулланыла торган ризыклар, дарулар, БАДлар, препаратлар кабул итү белән бәйле теләсә нинди гамәлләр буенча табиб белән килешергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев