Цикорий - кофега алмаш
Табиб-диетолог Ирина Рыль даими рәвештә цикорий куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерергә һәм эчәклек халәтен яхшыртырга булыша, ди.
“Цикорийның ярдәме шиксез. Аның составында җитәрлек дәрәҗәдә А, Е, В1, В2, В3, С, РР витаминнары, шулай ук калий, магний бар. Аның составында эчәк микрофлорасы өчен бик файдалы, күп күләмдә инулин бар”, – диде ул.
Белгеч сүзләренчә, цикорийны антибиотик белән берьюлы кулланырга ярамый. Чөнки ул препаратның тәэсирен киметергә мөмкин. Моннан тыш, цикорийны даими куллануга кан тамырлары авырулары каршылык булып тора.
Безнең рационга чагыштырмача күптән түген генә килеп кергән бу эчемлек цикорий дип аталган чүп үләненнән, дөресрәге, аның тамырыннан, ясала. Кыздырылган һәм вакланган цикорий тамырыннан төсе һәм тәме белән кофега охшаш эчемлек килеп чыга. Имеш тә, 1800 елларда Франциядә кофе бөртекләренә кытлык килеп тугач, аны кофега алмаш буларак кулланганнар.
Фото Источник
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев