Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезонының кайчан башланасын әйткәннәр

Республикада 14 меңнән артыграк чир очрагы теркәлгән.

Татарстанда август ахырыннан грипп һәм ОРВИ йоктыручылар арта. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, чирләүчеләр саны узган атнадагы белән чагыштырганда 19,5 процентка күбәйгән. Барлыгы 14 260 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән.

Шул ук вакытта бер атна эчендә коронавирус инфекциясен йоктыруның 769 очрагы ачыкланган. Алдагы атнадагыга караганда 5,5 процентка зуррак сан бу. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, бездә ОРВИ һәм грипп сезоны җиткән инде. Алар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурилыгын искәртеп, аеруча 60 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә киңәш итә.

Белгечләр басым ясап әйткәнчә, гриппка каршы вакцинация узу зарури. Прививка каты авырудан һәм өзлегүләрдән саклый. Көзге чорда энтеровирус инфекциясе көчәю дә күзәтелә әле. Җәйге яллардан, каникулдан соң аралашуларның күбәюенә бәйле бу. Инфекциядән котылу өчен җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны сабынлап юу киңәш ителә.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев