Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар чаң суга: күз авырту яман шешкә булырга мөмкин

Кешеләр үзенә кирәкле мәгълүматның 96 процентын күзләр ярдәмендә кабул итә. Вакытында табибка күренмәү күп кенә күз авыруларына китереп чыгара да инде. Кайберләренең ахыры аяныч бетәргә дә мөмкин. Күзем яхшы күрә дип йөреп, анда әллә никадәр авыру булуы, хәтта яман чир яшеренеп ятарга да мөмкин икән.

– Кешеләр табиблар янына соң килә. Кайбер очракта күздә шеш барлыкка килеп, ул начар чиргә әйләнеп бетә. Күзне саклап кала алмаган вакытлар да бар. Күздә метастазалар китү үлем белән тәмамлана, – ди Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы Илгиз Исмәгыйлев.

– Без көн саен диярлек шундый пациентлар белән очрашабыз. Кайберәүләр бер ел буе күзендә шеш барлыгын белеп тә, табибка күренмичә йөри. Менә монысы бөтенләй башка сыймый, – ди Илгиз Исмәгыйлов. – Балалардагы күз авыруларына килгәндә, туганда аларның күзләре сау-сәламәт була. Безне табигать шулай яраткан. Күзләрне үзебез бозып бетерәбез. Поликлиникаларда әти-әниләрнең балаларына булган мөнәсәбәтен күреп шаккатам. Кисәтү ясарга уңайсыз. Бер яшьлек сабыйлар телефон тотып утыра. Аларның күзе бетми, кемнеке бетсен! Күккә, йолдызларга карасаң күз бозылмый бит.

Табиблар күз авырулар хакында да сөйләште. Хәтта йомшак линзаларны дөрес кимичә, табибка эләккән кешеләр бар икән. Андыйларга исә, линзаны салмыйча йокламаска, кигәндә-салганда кулларны юарга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр.

– Шәһәрдә яшәүчеләр арасында күзе күрми башлагач кына табибка килүчеләр бар. Болай ярамый. Кеше ел саен күзен күрсәтеп торырга тиеш, – ди табиблар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев