Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб кәефне күтәрә торган ризыкны атады

Сыр составында серотонин эшләп чыгару өчен кирәкле триптофан аминокислотасы бар, бу исә кешенең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый. Бу хакта Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова сөйләгән.

«Сыр – ул сөт майлары, аминокислоталарга бай аксым, яхшы үзләштерелә торган кальций, фосфор, А, В2 һәм В витаминнары чыганагы. Сырдагы аксым организмга яхшы сеңә һәм аның составында алыштыргысыз аминокислоталар – лизин, метионин, триптофан бар. Триптофан исә серотонин (эмоциональ фонга уңай йогынты ясаучы нейромедиатор) барлыкка килү өчен нигез булып тора», — дип аңлата белгеч.

Аның сүзләренчә, каршы күрсәтмәләр булмаганда, сырны аз гына күләмдә кулланырга кирәк. Бу продуктта туендырылган майлар һәм тоз күп, шулай ук ул югары калорияле. Шул сәбәпле, сырны көн саен түгел, ә порциясен 20–30 граммнан арттырмыйча ашау хәерле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев