Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб ялкынсынуга каршы ике продуктның бик файдалы булуын аңлаткан

Табиб әйтүенчә, скумбрия балыгы – “омега-3” май кислоталары һәм D витамины күләме ягыннан рекордчы.

Скумбрия ялкынсынуга каршы көрәшүгә, канны сыегайтуга, кан басымын көйләүгә ярдәм итә. Эндокринолог Екатерина Янг үзенең телеграм-каналында әлеге балыкның файдасы турында сөйләп үткән.

Табиб әйтүенчә, скумбрия – “омега-3” май кислоталары һәм D витамины күләме ягыннан рекордчы. Бу матдәләр организмның инфекцияләргә каршы тору сәләтен көчәйтә, шулай ук ябыгырга ярдәм итә.

Екатерина Янг скумбриянең ялкынсынуны киметү һәм кан тамырларын сәламәт халәттә тоту өчен дә файдалы булуын белдергән. Балык файдалы холестерин микъдарын арттыра һәм кан тамырларының халәтен яхшырта, дигән ул.

Эндокринолог фикеренчә, ялкынсынуга каршы тагын бер бик әйбәт продукт –сарымсак. Ул кан басымын төшерә, канны сыегайта, начар холестеринның микъдарын киметә. Моннан тыш яшелчә иммунитетны ныгытуга, эчәкләрнең эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев