Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәрдән бөтенләй баш тартсаң, нәрсә була?

Нәтиҗәсен тугыз көннән белерсез.

Русия табиблары шикәрне рационнан тулысынча алып ташлаган очракта кеше организмына нәрсә булачагын сөйләде.
"Без шикәрне арбалап ашыйбыз. Бу яхшылык һәм явызлык чигеннән тыш. Кызганычка каршы, шикәрне күпләп ашау яхшыга китерми", — ди Малышева.
Нәтиҗәдә, симерү, диабет, кан тамырлары һәм йөрәк белән проблемалар барлыкка килә.

"Ләкин күзгә күренмәгән — яшерен шикәр дә бар. Әйтик, кетчуп”, — дип белдерә доктор Коновалов.
Йогуртлар, пакетланган сутлар һәм шикәре булырга тиеш булмаган, ләкин ул булган башка ризыклар да күп. Табиб татлы ризыктан баш тарту нәтиҗәсе тугыз көннән соң гына барлыкка киләчәк дип раслый.
"Авырлык якынча 1 килограммга кимиячәк. Иң мөһиме — гади ризык татлырак күренәчәк”, — дип аңлата табиб.
Мондый туклануның ярты елыннан соң зур үзгәрешләр булачак — гәүдә авырлыгы кимиячәк, бил нечкәрәчәк, хәтер яхшырачак, шешенүләр бетәчәк, кан басымы нормальләшәчәк, бу күп кенә куркыныч авыруларны кисәтергә ярдәм итәчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев