Сарымсак өстәргә онытмагыз!
Ни өчен сарымсак белән помидорны бергә куллану файдалырак?
Салат әзерләгәндә, яки яшелчәләр тозлаганда сарымсак кушасызмы? Кушарга кирәк икән шул. Без аның сәламәтлек өчен никадәр файдалы булуы турында белмибез дә.
Табиб һәм телевидение тапшыруы алып баручысы Елена Малышева сүзләренчә, помидор белән сарымсакны кушып куллану гаҗәеп үзенчәлекләргә ия.
Билгеле булуынча, томатта ликопин — антиоксидант бар, ул яшелчәләргә бай төс бирә. Галимнәр исбатлаганча, бу кушылма күзнең челтәр катламының кан белән тәэмин ителешен яхшырта, аның дегенератив авырулары куркынычын киметә һәм күрү сәләтен сакларга ярдәм итә.
Шунысы кызыклы, термик эшкәртүдән соң (мәсәлән, томат пастасында яки соуста) ликопин күләме 10 тапкырга диярлек арта.
Ни өчен сарымсак белән помидорны бергә куллану файдалырак?
Сарымсакта диаллилдисульфид бар, ул кан тамырларын ныгыта, төерләр барлыкка килүне булдырмый һәм шулай ук антиоксидант буларак эш итә. Ләкин сарымсакның төп өстенлеге шунда, ул организмга томаттан ликопинны яхшырак үзләштерергә булыша. Табиблар билгеләвенчә, бу исә кайбер онкологик авырулар үсеше куркынычын киметергә сәләтле.
Малышева әйтүенчә, "ликопин ирләрдә простата яман шеше һәм хатын-кызларда сөт бизе яман шеше белән көрәшә. Сарымсак исә ликопинны сеңдерүне көчәйтә".
Моннан тыш, сарымсак һәм помидор кушылмасы йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә ярдәм итә, "начар" холестерин дәрәҗәсен төшерә.
Шулай булгач, помидордан салатлар әзерләгәндә өйдә ясалган томат пастасына яки үзегез әзерләгән соусларга сарымсакны курыкмыйча өстәгез. Йомырка белән помидор кыздырганда да сарымсак салырга онытмагыз — тәмле дә, файдалы да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев