Салкын тигәндә С витамины кулланасызмы?
Табиб бик популяр булган витаминның серләрен ачты.
Салкын тию вакытында күпләр С витамины ярдәмендә иммунитетны ныгытырга һәм вируслардан сакланырга тырыша. Чыннан да бу матдәнең организмга ничек тәэсир итүе турында югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов аңлата.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины вируслы инфекцияләрне дәвалау һәм профилактикалау өчен яраклы түгел, гәрчә бу микронутриентның салкын тиюгә каршы көрәше турындагы миф әлегә кадәр шактый популяр булса да, дип билгели ул.
"С витамины нинди дә булса авыруларга каршы профилактик һәм терапевтик чара буларак эшләми. Витаминнар — азык ингредиенты, һәм алар авитаминоздан башка берәр нәрсәдән дәваласа, бик сәер булыр иде. С витамины җитмәү сәбәпле реаль авитаминоз — ул цинга, аның очраклары сирәк, гадәттә, алар каты авырулар белән бәйле була", – дип аңлата белгеч.
Шулай ук, табиб С витаминын дөрес кулланмаудан кисәтә. Бу компонентны үз эченә алган препаратларны даими кабул итү сидек юлларында таш барлыкка килүгә китерергә мөмкин, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев