Сәламәтлеккә янә бер адым
Сөт белән сарымсакның файдасын беләсезме, дуслар?
Бума, үпкә ялкынсынуы, туберкулез, йөрәк проблемалары, йокысызлык, артрит, ютәл һәм башка бик күп авырулардан ярдәм итә, холестеринны киметә, кан басымын төшерә.
Ингредиентлар:
Су — 250 миллилитр;
Сарымсак — 10 теш (чистартылган һәм туралган);
Сөт — 500 миллилитр;
Шикәр — 2-3 чәй калагы.
Кәстрүлгә сөт һәм су салыгыз, туралган сарымсак тырнаклары салыгыз һәм бу ингредиентларны җылытыгыз. Вакыт-вакыт болгатып, кайнатып чыгарыгыз. Сыекчаның яртысы парга әйләнгәнче кайнасын. Алга таба шикәр өстәргә кирәк. Кайнар килеш эчәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев