Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рентген нурланышыннан аерым очракларда куркыныч яный

Рентгенны елына ничә тапкыр үтәргә ярый? Рентген нурланышын организмнан чыгарыр өчен нәрсә ашарга кирәк? Йодның нурланышка каршы файдасы бармы? Әлеге сорауларны «Интертат» рентгенолог Айнур Әхәтовка юллады.

-Нәрсә ул рентген нурланышы?

Рентген нурланышы – ул ультрафиолет  һәм гамма нурлары арасындагы энергия масштабында фотоннарның энергиясе булган электромагнит дулкыннары. Ягъни ионлаштыручы нурланыш төре. Ул сөякләрнең һәм эчке органнарның фотосурәтен алу өчен кулланыла. Мәсәлән, сезгә таныш булган флюорография, компьютер томографиясе, ангиография (кан тамырлары авыруларын диагностикалауның заманча рентгенологик контраст ысулы).

-Рентген нурланышының нинди дозасы бар?

-Пациент рентгенография үткәндә, радиация дәрәҗәсе куркынычсыз санала, чөнки бу нурланыш бик кыска вакыт эчендә алына һәм сәгатенә берничә миллизиверт белән үлчәнә.

  • Миллизиверт – ул тикшеренү узган вакытта нурланыш алуны үлчәү берәмлеге.

Әлеге саннар рентгенның төренә карап үзгәрә. Мәсәлән,

  • күкрәк рентгены яки умыртка баганасын  – 0,03 миллизиверт;
  • казналык рентгенограммасы – 0,04 миллизиверт;
  • маммография – 0,05 миллизиверт;
  • стоматологиядә ясала торган нурланышның дозасы – 0,02 миллизиверт;
  • баш сөяге – 0,03 миллизиверт;
  • умыртка сөяге бүлеге – 0,03 миллизиверт;
  • эчәклек – 0,02 миллизиверт.

Чагыштыру өчен мисал китерик. Кеше бер сәгать самолетта очканда 0,003 миллизиверт нурланыш ала. Ягъни Казаннан Мәскәүгә кадәр очуның нурланыш дозасы флюорография үтү белән бер.

СанПин шундый саннар китерә: ел дәвамында уртача табигый нурланыш алуның дозасы – 2,4 миллизиверт. Әлеге санның суммасы космик һәм кояш радиациясеннән, әйләнә-тирә архитектураның нурланыш фоныннан, шулай ук, бер өлеше азык-төлек һәм эчә торган судан тора.

Шуңа күрә, әлеге саннар медицина күзлегеннән куркыныч түгел. Өстәвенә, рентген табибларга җитди авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга булыша һәм максималь эффектив дәвалану чарасын күрергә мөмкинлек бирә. Рентген диагностикасын үтеп, кешенең гомерен коткарып калып була!

-Рентгенны рәттән 2 тапкыр ясатырга ярыймы?

-Рентген тикшеренүләре организмга зарарлы түгел. Элегрәк аналог аппаратларда эшләгән белгечләр рентгенны 3 атнадан соң гына кабат үтәргә киңәш иткәннәр. Хәзер исә заманча цифрлы җиһазлар кешегә зыян салмагач, табиб рентгенны ешрак үтүне билгели ала. Аннан куркырга кирәк түгел.

-Шулай да, рентген нурланышы организмга нинди зарар салырга мөмкин? 

-Рентген аппараты ионлаштыручы нурланыш чыганагы булып торгач, аның җитди дозасы кеше күзәнәкләрендәге ДНК һәм РНК чылбырларының бөтенлеген җимерә ала. Эш шунда ки, бу өзеклекне дәвалап булмый, шуңа күрә нурланышның ел дәвамында ала торган нормаларын билгелиләр. Нормадан артык нурланыш алу мутацияләр яки генетик үзгәрешләр китереп чыгара. Шуңа күрә йөкле хатын-кызларга рентген үтәргә ярамый. Яралгыга рентген йогынтысы катгый тыелган. Яралгы үләргә яки киләчәктә гарип туарга мөмкин.

-Организмны рентген нурланышыннан саклау ысуллары турында сөйләгез әле?

-Минем уйлавымча, безнең укучыларыбыз арасында бөтен кеше дә рентгенография үткәне бардыр. Рентген үтү бүлмәсе махсус калын стеналар һәм ишекләр белән җиһазландырылган икәнен күргәнегез бардыр. Бу ысул нурланышны читкә чыгармаска булыша.

Рентген нурланышы тән һәм, әйтик, агач аша җиңел үтә. Аның таралуын тыгыз материаллар гына туктата ала. Мәсәлән, кургаш. Рентгент үтә торган бина стеналарын, ишекләрен нәкъ шушы материалдан ясыйлар. Ул төп саклану чарасы булып тора.

Индивидуаль саклану чаралары шулай ук бөтен җирдә кулланыла – бу махсус күзлекләр, гәүдәне каплый торган алъяпкычлар, перчаткалар. Барысы да тикшерү төренә бәйле. Саклану чарасын табиб үзе сайларга тиеш.

-Кешенең нурланышка тиз бирешә торган җире кайда урнашкан?

-Безнең организм рентген нурланышына төрлечә җавап бирә. Организмда күзәнәкләр активрак бүленгән һәм биохимик реакцияләр тизрәк барган саен, организм нурланышка күбрәк сизгер.

Шуңа күрә рентгенга аеруча ир-ат һәм хатын-кызның җенси органнары, сөяк чылбыры, калкансыман бизе, эчәклек, ашказаны һәм үпкә сизгер. Менә ни өчен рентген вакытында бу җирләрне гел «яшерәләр». Радиациягә иң чыдам булып тире һәм сөякләр санала.

-Рентгеннан соң организмга хәлгә килергә нәрсә булыша?

-Организм үзе дә аның кадәр микродозаларны җиңәргә сәләтле. Әлбәттә, теләк булган очракта, аңа дөрес туклану белән ярдәм итәргә кирәк. А, С һәм Е витаминнары булган продуктлар ашарга киңәш ителә. Шулай ук рационга сөтле ризыклар, ипи, солы ярмасыннан ботка, яшел чәй, кара җимеш, зәйтүн, әстерхан чикләвеге һәм яшелчәдән сарымсак, чөгендер, кишер, помидорны кертергә кирәк.

Гамма нурланышының зур дозасын алганда, актив матдәләр булган ризыкларны ашарга киңәш итәләр:

  • Селен (кукуруз, йомырка, дөге, фасоль);
  • Калий (җимеш, фасоль, борчак, миндаль, фундук);
  • Каротин (кишер, карабодай, өрек, помидор);
  • Кальций (сыр, эремчек, сөт, кәбестә, миндаль, кунжут);
  • Клетчатка (көрпә, бөтен ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш);
  • Метионин (икра, диңгез балыклары).

Шулай ук организмга тиешле күләмдә су эчәргә кирәк. Бу – кимендә 1,5-2 литр су дигән сүз. Бу исәпкә чәй һәм кофе керми.

Фото: © Айнур Әхәтовның шәхси архивыннан алынды

-Рентгеннан соң йод сөртергә яки йодка бай продуктлар ашарга, дарулар эчәргә кирәкме?

-Йодны югары нурланышлы зоналарда, ягъни АЭС янындагы кешеләргә даими эчәргә киңәш ителә. Әмма йод даруы калкансыман бизне генә саклый. Калкансыман бизне радионуклидлардан саклау өчен, кешегә фаразланган экспозициягә 2 тәүлек кала яки аннан соң бер таблетка калий йоды алырга киңәш ителә. Өлкәннәр өчен доза 125 миллиграмм, бу – бер таблетка. 

-Рентген ярдәмендә нинди диагнозны ачыклап була?

-Ул сөяк структураларын (кабырга, күкрәк читлеге, умыртка), үпкәләрне, бронхларны һәм трахеяны, йөрәкне өйрәнергә, шулай ук бу өлкәнең йомшак тукымаларының торышын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Ләкин, рентген, беренче чиратта, үпкә авыруларын диагностикалау өчен кулланыла. Шулай ук рентген эшләгән зонага карап, рәсемнәрдә ялкынсынулар, сынулар, неоплазмалар (шешләр), дегератив-дистрофик һәм деструктив үзгәрешләр, үсеш аномалияләре күрергә мөмкин. Әмма, кызганыч, рентгенография ярдәмендә яман шешне күреп булмый.

-Елга ничә тапкыр магнит-резонанс томографиясе узарга ярый?

-МРТ (магнит-резонанс томографиясе) диагностикасы – ул заманча ысул һәм кеше организмы өчен бөтенләй зарарсыз булып санала, ә рентген ысулы барыбер билгеле бер нурланыш бирә. Мәсәлән, МРТ йомшак тукымаларда микроскопик зурлыктагы патологияләрне, шул исәптән күләмле формаларны күрергә мөмкинлек бирә, ә рентгенография сөяк һәм сулыш тукымалары патологиясен генә күрсәтә. МРТны елга күп мәртәбә эшләтергә була. Ул кеше организмы өчен бөтенләй зарарлы түгел.

-Рентген нурлары яман шеш авыруларын үстерү куркынычын арттырамы?

-Зур дозаларда нурланыш үлемгә китерергә, нурланыш авыруына, импотенциягә, кан составының үзгәрүенә һәм башка патологияләргә китерергә мөмкин, әмма диагностик тикшерү узудан зыян алай ук глобаль күләмдә түгел. Кәрәзле телефон куллану да – электромагнит нурланышының ионлаштыручы төре, ул диагноз куйганда өлешчә рентген нурлары белән чагыштырыла ала.

-Бананнарда радиация барлыгы дөресме? Алайса, рентгеннан соң аны ашау дөрес булмас?

-Секунд саен бер бананда калий 40 табигый радиоактив изотопы 14 тапкыр таркала. Физиклар хәтта бу үсемлекнең җимешен радиоактивлык күрсәткече итеп «банан эквиваленты» төшенчәсен керттеләр. Ләкин борчылмагыз: нурланыш алу өчен, берьюлы миллионнан артык банан ашарга кирәк. Радиоактив изотоплар барлык табигый продуктларда очрый. Ләкин аның дозасы шулкадәр аз ки, шуңа алар безгә зыян китерми. 

Мәгълүмат чыганагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев