Рәтен белмәсәң – агу: даруларны ничек дөрес эчәргә?
Зарарсыз дарулар юк! Табиблар авыртуны басар өчен төймәгә үрелгәндә әнә шул кагыйдәне истән чыгармаска чакыра. Аеруча балаларны дәвалаганда.
Дару төре | Кабул итү тәртибе | Нәтиҗәсе |
Аспирин | Температураны төшерә, авыртуны баса торган дару буларак 16 яшьтән зуррак балаларга гына эчертү рөхсәт ителә. | Алда телгә алынган таләп үтәлмәгән очракта балада аллергия башланырга, баш мие белән бавыр зарарланырга мөмкин. |
Ибупрофенлы, авыртуны баса торган дарулар | 6 яшьтән кечерәк балаларга табиб кушуы буенча гына эчертергә ярый. | Әлеге төр дарулар авыртуны гына баса, чирне җиңәргә сәләтсез. Дөрес эчертмәгән очракта, балада йөрәк, кан тамыры авырулары, аллергия баш калкытырга мөмкин. |
Антибиотиклар | Кайсы антибиотикны күпме күләмдә кулланырга яраганын фәкать табиб кына хәл итәргә тиеш. Даруның дозасы исә баланың авырлыгына карап билгеләнә. | Үз белдегең белән генә кулланган очракта, антибикотик эчкән сабыйда дисбактериоз, аллергия күзәтелергә, бавыр эшчәнлеге бозылырга, баланың үсеше тукталырга мөмкин. |
Парацетамол | Аспиринга караганда куркынычсызрак. Ләкин 2 яшьтән кечерәк балаларга бу даруны табиб белән киңәшләшеп кенә эчертергә кирәк. | Дозасын арттырган очракта баланың бавыр эшчәнлеге бозылырга, аллергия чыгарга, ашказаны һәм эчәклектә эчке кан китү башланырга мөмкин. |
Биологик актив кушылмалар (БАД) | Фәкать табиб белән киңәшләшеп кенә куллану рөхсәт ителә. | «Бар чирдән дә булыша» дип рекламаланган мондый төр даруларны балага каптырганчы, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә кирәк. |
Тынычландыра торган препаратлар, йокы дарулары | Нерв системасына йогынты ясаучы барлык дарулар да табиб рөхсәте белән генә кулланылырга тиеш. | Әлеге төр дарулар нерв системасы, баш мие, психикага «бәрә». |
Йөткергәндә эчелә торган дарулар | 4 яшькә кадәрге балага йөткерүгә каршы сироп һәм дарулар бирү киңәш ителми. Аны табиб киңәше белән генә эчертергә ярый. | Үз белдегең белән кулланган очракта, бала хәлсезлек, йокысызлыктан интегергә, көзән җыерырга мөмкин. |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев