Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Омикрон» йоктыручылар саны арткан

Соңгы атнада Россиядә коронавирус йоктыру очракларының барысына да «омикрон» штаммы «гаепле». Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2023 елның икенче атнасында илдә чир ияртүчеләр саны 31 мең кешедән артып киткән. Бер атна эчендә COVID-19 йоктыручылар саны 40 процентка арткан.

Россиянең 75 субъектында чирләүчеләр саны арткан. 16 төбәгендә – ил буенча уртача күрсәткечтән күбрәк дәрәҗәдә. Россиядә бер үк вакытта грипп һәм коронавирус йоктыру очраклары да теркәлә. Белгечләр әйтүенчә, иммунитеты зәгыйфь кешеләр гадәттә шулай бик каты авырый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев