Нигә кирәк дип әйтмәгез!
Бу көннәрдә Чаллыда кызамык белән тагын берничә кешенең авырып китүе мәгълүм булды. Йогышлы чир якын арада кабат үзен сиздерергә мөмкин. Аннан бердәнбер саклану чарасы – прививка ясату. Белгечләр бу хакта һәрдаим кисәтсә дә, бик күпләр моңа кадәр ул сүзләрне колагына да элмәде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтүенчә, кайбер ата-аналар прививканы үзенә ясаткан очракта да, баласына ясатмау яклы. Ни өчен дип сорагач, сәбәбен аңлатып бирә алмыйлар. Моңа кадәр гриппка каршы вакциналар белән дә шундый ук хәлләр килеп чыкты, әти-әниләр белгечләрнең аңлатуын чынга алмады.
Сабыйлар өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында нинди генә чир корбанына әйләнми. Татарстанда яшь әни туберкулез белән авырып китә һәм чирне бер яшь тә сигез айлык нарасыена да йоктыра. Бу хакта журналистларга “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов җиткерде. Үпкәсенә зыян килгәнгә, авырлык белән генә тын алган баланы хастаханәгә салалар. Әнисе прививка ясатуга каршы чыкканда, баласының шулай авырып китәсен күз алдына да китермәгән, күрәсең. Өйдә саклык чараларын күрергә тырышсаң да, чирне көтмәгән җирдә эләктереп кайтырга мөмкинсең. Әйтик, сәүдә үзәкләрендә, транспортта, башка җәмәгать урыннарында йөргәндә... “Әйләнә-тирәңдә барысы да сәламәт булу синең беркайчан да авырмаячагың турында сөйләми әле”, – ди Сергей Альбертович.
Белгечләр кисәк килеп чыккан йогышлы авырулардан соң, вакциналарны планнан тыш ясарга мәҗбүр була. Авырулар белән бәйләнеше булган 69 балага, 34 медицина хезмәткәренә туберкулезга каршы шундый чара күрелгән.
Бу көннәрдә Чаллы поликлиникаларында кызамыкка каршы вакцина ясатучылар күбәйгән. Ул җәһәттән, белгечләр Балтач районын да мисалга китерде. Анда дистәгә якын кешедә сары авыруы (А гепатиты) табылгач, чир тиз арада башкаларга да таралмасын өчен, ашыгыч рәвештә 395 кешегә вакцина ясыйлар. Шуларның 248е – балалар. Сергей Осипов әйтүенчә, плансыз рәвештә үткәрелгән чаралар республика казнасына зыян китерә, ул акчаны башка максатларда тота алыр идек. Плансыз рәвештә вакцина ясау чаралары өчен ярты миллион сумнан артык акча киткән. Ә йогышлы чирләрнең өзлегүләр барлыкка китерүен дә исәпкә алсаң, кеше өчен ул киләчәктә бик кыйммәткә чыгачак.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев