Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лимон кан басымын көйли, баш авыртуны баса, кан тамырларын саклый

Тукымаларны тукландыра торган С витаминына, А, В1, В2, Д, Р витаминнарына бай булган лимон – күп авырулардан дәва. Ул косметологиядә дә даими кулланыла.

– Тамак шешкәндә телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торасың.

– Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

– Томау төшкәндә борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасың.

– Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы – иң яхшы чара.

– Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

– Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

– Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

– Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимонның кабыгын ашау да җитә.

– Йөрәк-кан тамыры. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

– Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.

– Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев