Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көрән төсләр яман шештән саклый...

Белгеч диетага нәкъ шундый ризыклар өстәргә киңәш итә.

Көрән һәм куе кызыл төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә антоцианнар бар, алар картаюны, аутоиммун һәм онкологик авыруларны профилактикалауда ярдәм итә. Бу хакта табиб-диетолог, Туклану һәм биотехнология федераль тикшеренү үзәге терапевты Татьяна Солнцева белдерә.

"Антоцианнар көчле антиоксидантлар булып тора. Алар безнең организмның күзәнәкләренә һәм тукымаларына зыян китерергә, ялкынсыну, автоиммун авырулары, яман шешләр китереп чыгарырга сәләтле ирекле радикаллар белән көрәшә. Антоцианнар бу зарарлы молекулаларны нейтральләштерә һәм профилактик йогынты ясый.
Шулай ук антоцианнарның антисептик үзенчәлекләре барлыгы исбатланган, аларның йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр чирен, углевод, липид алмашу бозылуларын профилактикалауда уңай роле расланган”, – ди белгеч.

Табиб әйтүенчә, антоцианнар куе кызыл, ачык кызыл, зәңгәр, көрән төстәге ризыкларда бар. Бу компонентларның тәүлеклек нормасын ризыклардан да алып була, ди белгеч.

"Кеше өчен азык-төлеккә физиологик ихтыяҗ нормалары буенча методик киңәшләр буенча, тәүлегенә безгә нибары 50 мг антоциан кирәк. Мәсәлән, 100 грамм кура җиләгендә антоцианнарның тәүлеклек нормасының 15 проценты бар, бу микронутриентларның тагын да күбрәк өлеше күк җиләктә, кара җиләктә, кара бөрлегәндә бар. Моннан тыш, бүген сатуда селекция ярдәмендә антоцианнар белән баетылган яшелчәләрне дә табарга була: алар - бәрәңгенең, кишернең, кәбестәнең көрән төстәге сортлары”, – ди Солнцева.

Белгеч билгеләвенчә, яшелчә һәм җиләк-җимешне пешергәндә файдалы матдәләрнең бер өлеше югала.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев