Көненә ничә йомырка ашарга мөмкин булуын әйткәннәр
Әлеге ризык составында тукымалар төзүдә катнашучы файдалы матдәләр күп.
Гастроэнтеролог, “Гемотест” лабораториясе белгече Екатерина Кашух организм өчен йомырканың файдасы һәм зыяны турында сөйләгән. Ризыкта тукымалар төзүдә катнашучы, шулай ук матдәләр алмашына ярдәм итүче файдалы матдәләр бар. Моннан тыш йомырка – D витамины чыганагы.
Аның әйтүенчә, йомырканы күп куллану холестерин микъдарын арттыра. Ә бу канда холестерин төерчекләре хасил булуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә инфаркт яки инсульт куркынычы арта. Йомырка агы шулай ук аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Шул ук вакытта, табиб әйтүенчә, йомырканы чи килеш ашарга ярамый – сальмонеллез йоктыру ихтималы зур. Әмма көненә 1-2 йомырка ашауның зыяны юк, дип билгеләп үткән Кашух.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев