Шпинат - файдалы үсемлек
Бакчада беренчеләрдән булып өлгерүче бу үсемлекнең яман шешкә каршы файдасы да бар.
Яз көне сәламәтлекне ныгыту, организмга көч туплау өчен яңа гына үсеп чыккан яшел үсемлекләрне туклану рационына күбрәк кертергә киңәш ителә. Язгы кояш җылыта башлау белән өлгерә торган яшел суган кыягы, салат, кузгалак, редиска, пекин кәбестәсе, спаржа, рәваҗ кебек үлән-яшелчәләр тәмле дә, файдалы да. Шпинат та нәкъ шундый файдалы үсемлекләр сафын тулыландыра.
Шпинат яфраклары — витаминнар һәм микроэлементлар ул! Яшел яфраклар С, В1, В2, Е, Д, Р витаминнарына, каротинга бай, аларда аксым, тимер, фосфор һәм кальций тозлары бар. Шпинат организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, кандагы гемоглобинны нормада тотарга ярдәм итә. Яшел шпинатның яман шеш авыруларын булдырмау өчен дә файдасы зур.
Ашка әле сабакланмаган яшь үсемлек яфракларын файдаланалар. Шпинатның яңа җыелганын кулланалар, аны өзгәч, озак сакларга ярамый, витаминнары югала. Яшел яфракларны салатка кушалар, кызу утта пешереп кызарталар, томалап пешерәләр, пюре һәм паста ясыйлар.
Шпинат — озын көн үсемлеге, 10-12 сәгатьле көндә аның яфраклары тизрәк үсә. Орлыклары җылылык дүрт градус булганда шытып чыга, ә үсү өчен 15-18 градус җылылык җитә. Яшь үсемлекләр сигез градуска кадәр төшкән салкын кырауларга да чыдам.
Шпинат органик матдәләргә бай, әче булмаган, дымы җитәрлек туфракларда гына яхшы үсә. Аны япмалы корылмаларда аерым чәчеп тә, тыгызлагыч сыйфатында да үстерәләр. Үсемлекләргә иртә белән су сибәргә һәм корылманы җилләтеп торырга кирәк. Уңышын чәчәк көпшәсе барлыкка килгәнче җыялар.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев