Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Киви файдалымы? Аны ничек ашарга?

Бу җимешне чистартып ашаргамы?

Кивины кабыгыннан чистартмавың яхшырак, чөнки анда йомшагына караганда да күбрәк файдалы витаминнар бар, ди белгечләр.
Киви кабыгында клетчатка  аның эчке ите белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк. Ул ашказаны эшчәнлеген җайга сала һәм канда холестерин дәрәҗәсен киметә.
Антиоксидантлар бактерияләр белән көрәшә, иммунитетны ныгытырга һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Киви кабыгында антиоксидантлар иткә караганда күбрәк.
Фолий кислотасы. Кәефне һәм эшкә сәләтне күтәрә, кан басымын көйли. Бу җимеш йөкле хатын-кызлар рационында мотлак булырга тиеш. Кивиның кабыгында фолий кислотасы эчендәгегә караганда 32 процентка күбрәк.

Кабыгындагы төкләр комачауламасын өчен аны щетка белән юарга һәм корытырга  кирәк.

!!!Кивида кальций оксалаты кристалллары булуын истә тоту мөһим. Кислота белән берлектә алар лайлалы тышчаны ярсыта. Бу матдә бөерләрендә ташлар булган яки подагра белән авыручыларга зыянлы.


!!!Кивины көненә 2-3 җимештән артык ашамагыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев