Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Каз мае – мең чирдән дәва!

Хәтерлисезме, элек азрак бит очлары, колаклар туңып кайтсак, нәнәйләр тизрәк каз маен чыгарып, өшегән тәнгә сөртеп куя иде. Каз мае составында булган файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның ярдәме тия иде, күрәсең, тән тиз төзәлә иде. Әйдәгез әле каз маеның файдалы үзлекләрен һәм аны көнкүрештә куллануны тәфсилләбрәк карап үтик.

Каз мае составындагы файдалы компонентлар:
1. Май кислоталары. Организмның су балансын җайга сала; липидларның үтеп керүен арттыра, ә бу, үз чиратында, косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә; тиредәге яраларның төзәлүенә ярдәм итә;
2. Селен. Матдәләр алмашын көйли, аерым алганда, аксымнар һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә; йод үзләштерүне яхшырта;
3. Холестерин. Күзәнәкләрнең нигезе булып санала, Д витамины тупланышында катнаша;
4. Е витамины. Иммун системасын ныгыта, коллагенны синтезлый; күзәнәкләрне зарарланудан саклый.
Каз мае җиңелчә генә авыруларны да, шулай ук, гинекология, тын юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул хәтта яман шеш күзәнәкләрен юк итәргә дә сәләтле.

Халык медицинасында

Бронхит. Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабып куярга кирәк. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.
Туберкулез. Әлеге чирдән арыну өчен эретелгән каз маена алоэ суты, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң сизеләчәк.
Үпкә ялкынсынуы. Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.
Өшү. Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче җылы су белән тиренең тою сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яисә җылы шарф белән уранырга кирәк.
Экзема. Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы — 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.
Ревматизм. Арка авыртканда мунчада арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.
Мускуллар авырту. Тәндә авыртулар борчымасын өчен авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгара, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.
Аналыктагы авырулар (эрозия). Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны кулланалар, бу вакыт эчендә яра төзәлә.
Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә.
Простатит. Әлеге авыруны каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ суты төнәтмәсен эчеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.

Косметологиядә

Косметологлар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен куллана. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең кибүен бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.
Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.
Бит тиресе өчен. Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-битлек ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.
Иреннәр өчен. Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган битлекне төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2-3 тапкыр эшләү җитә.
Чәчләргә. Чәчләр куе һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае кулланырга мөмкин. Майны эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып 10 минут тотканнан соң юарга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев