Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Катаракта - җитди авыру

Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күзләрендә хрусталик читләре тоныклана башлый. Ул томан башта күрүгә комачауламый, күрү сәләте кимү артык сизелми. Әмма авыру көчәйгәннән-көчәя, ниһаять, яры, аксыл-соры төскә кереп, бөтен хрусталикны томалый. Катаракта башлануның билгеләре: күрү сәләте кимү, күз алдында тотрыклы томан барлыкка килү, төсләр тоныклану. Күз карасы соры яки сары төслегә...

Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күзләрендә хрусталик читләре тоныклана башлый. Ул томан башта күрүгә комачауламый, күрү сәләте кимү артык сизелми.

Әмма авыру көчәйгәннән-көчәя, ниһаять, яры, аксыл-соры төскә кереп, бөтен хрусталикны томалый. Катаракта башлануның билгеләре: күрү сәләте кимү, күз алдында тотрыклы томан барлыкка килү, төсләр тоныклану. Күз карасы соры яки сары төслегә әйләнә. Мондый билгеләр күренә башлау белән врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Катарактаны кисәтү: Хәзерге вакытта катарактаның үсешен кисәтү мөмкин түгел. Шуный өчен 40 яшьтән узган кешеләргә һәм якын туганнарында катаракта булганнарга елга кимендә бер тапкыр врач-офтальмологта профилактик тикшерү үтү зарур.
Катаракта башка авырулар, мәсәлән, шикәр диабеты белән тыгыз элемтәдә тора.
Нурсинә Варзар,
офтальмология кабинеты шәфкать туташы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан