Кан басымын төшерүнең 14 ЫСУЛЫ
Дару сәдәфләре артериаль кан басымын төшерә. Әмма вакытлыча гына. Гипертонияне тулысынча җиңү өчен тормыш рәвешен үзгәртергә кирәк. Ничек итеп дисезме?
- Гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга
Аена бер тапкыр үлчәүгә басып үлчәнергә кирәк. Артык “кило”лар канда холестерин микъдарының тиешледән артык булу ихтималын күрсәтә. Ә бу йөрәк-кан тамырларына зыян салырга мөмкин.
- Углеводлы ризыкларны күп ашамаска
Төрле тәм-том һәм баллы эчемлекләрдә, ак икмәк, фастфуд, ярымфабрикат, колбаса ризыкларындагы углеводлар организмда бик тиз үзләштерелеп, май тукымасына әверелә.
- Тозны чикләргә
Тозны көненә 1 чәй кашыгыннан артык куллану организмда сыеклыкның тоткарлануына, шешенүгә китерергә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә кырын сугарга мөмкин.
- Кофеинны – азрак
Составында кофеин булган эчемлекләрне дә саграк кулланырга. Каһвә генә түгел, каты чәй, “энергетик”лар да бу.
- Аксым һәм клетчатка
Аксымга һәм клетчаткага бай ризыкларның (майсыз ит, балык, эремчек, борчак яки фасоль, яшелчә, яшел тәмләткечләр) көндәлек менюдан төшмәве гипертония куркынычын 60 процентка кадәр киметә.
- Омега-3
Йөрәкнең сәламәт булуы өчен даими рәвештә омега-3, омега-6, омега-9 май кислоталарын кулланырга кирәк. Алар балыкта һәм диңгез продуктларында, йомырка, үсемлек майлары, соя, фасоль, чәчәк кәбестәдә, брокколи, шпинатта була.
- Кан тамырларын ныгытырга
Кан тамырлары нык һәм сузылмалы булсын өчен калийлы продуктлар: карабодай, борчак, алма, банан, цитрус җимешләре, кабак, бәрәңге, баклажан, кишер, помидор, гөмбә, кипкән җимешләр, көнбагыш, бал ашарга кирәк.
- Менюга сарымсак өстәргә
Сарымсакта канны сыеклата һәм тромбларны эретә торган аллицин матдәсе бар. Шуңа күрә ашлар һәм “второй”ларның һәммәсенә берәр тырнак сарымсак өстәү әйбәт (аллергия булмаса).
- Какао эчәргә
Какао порошогы һәм бөртекләрендә йөрәкне ныгытучы магний, кан тамырларын киңәйтүче теобромин, инфаркт һәм инсультларны кисәтүче полифенол бар. Шуңа күрә табиблар көненә бер-ике шакмак әче шоколад (горький шоколад) ашарга киңәш итә.
- Тәмәкедән баш тартырга
Тәмәке тартучыларның организмы никотинны “эшкәртү” өчен даими рәвештә тулы көченә эшләргә мәҗбүр. Хәлсезләнеп калган органнарда кан йөреше начарлана. Шуңа күрә тәмәкедән баш тартмыйча гына гипертониядән котылып булмый.
- Стресска каршы торучанлыкны арттырырга
Аз гына стресс та йөрәк тибешен көчәйтеп, кан тамырларына нагрузканы көчәйтә. Бу дөньяда берничек тә стресстан котылып калып булмаганлыктан, аны тынычрак уздырырга өйрәнү кирәк. Ә моңа психологик киңәшләр, йога кебек әйберләр ярдәм итә.
- Тулы кыйммәтле ял итәргә
Нерв киренкелегеннән котылу өчен дөрес ял итү шарт. Әмма ноутбук яки телевизор, телефон алдында түгел, ә табигать белән хозурланып. Яраткан шөгыль, дус-ишләр, бала-чагалар, хайваннар белән аралашу да организмга әйтеп бетергесез ял бүләк итә.
- Дөрес йокларга
Эш атнасы дәвамында туйганчы йоклый алмауны ял көннәрендә “чыгару” дөрес түгел. Йөрәккә, кан тамырларына көч килмәсен өчен һәр көн саен 7-9 сәгать йокларга кирәк.
- Үсемлек төнәтмәләре
Ромашкадан, мәтрүшкә, кандала үләне (донник), чамбыр (чабрец), бөтнек, имбир, дүләнә җимешләре (боярышник), миләш яки баланнан төнәтмә ясап эчү дә кан басымын төшерергә ярдәм итә.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев