Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Кан басымын төшерү өчен бер ноктага басу җитә!

Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар икән.

Кан басымыгызның кинәт кенә күтәрелеп китә торган гадәте бармы? Хәлегез кинәт начарлана, һава җитми башлый, күз аллары караңгылана, баш авырта, күңел болгана, йөрәк кага башлый. Менә шул чагында кулдагы бер ноктага басарга һәм озак итеп тотарга кирәк.

Бу — бармактагы бик мөһим нокта. Кан басымын тиз төшерә, күп нәрсәне нормага китерергә сәләтле. Баш гүләүдән туктый, күз аллары яктырып китә.

Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар. Ә анда дәвалау төрләре гадәтидән күпкә аерыла. Анда — экстремаль медицина. Барысын да тиз эшләргә, яугирне тиз рәткә кертергә, аякка бастырырга кирәк.

Бу мөһим нокта урта бармак очының йомшак ягында урнашкан. Аңа очлы предмет мәсәлән, ручка белән 1 минут чамасы басып торырга кирәк. Шуннан соң кан басымы нормальләшә, баш авыртуы бетә. Үзеңне яхшы хис итә башлыйсың.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев