Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йомырка ашагыз!

Аның файдасы бик күп.

Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авырула­рын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы — таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.
Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга ки­рәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә кадәр са­нарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы — йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.
Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X