Иң зыянлы ашны беләсезме?
Мондый ашны бик еш ашарга тырышмагыз.
Гастроэнтеролог Анастасия Гостроус иң файдалы һәм зыянлы ашларны билгеләде.
Табиб раславынча, солянка – иң зарарлы ашларның берсе. Эксперт билгеләвенчә, тоз күп булу аркасында итле солянка ашы - иң зыянлысы. Ә организмга иң файдалысы буларак ул каймаксыз гына яшелчә ашы ашауны һәм артык майлы булмаган тавык шулпасы эчүне билгеләде.
Урман гөмбәләреннән әзерләнгән аш иммунитетны ныгыта, әмма өч яшькә кадәр балаларга аны ашатмавың яхшырак.
Шулпага тәмне көчәйтүче “пакетиклар” салуны да киңәш итми табиб.
Сәламәт өлкән кешегә аш ашау мәҗбүри түгел, чөнки сыеклыкны ул чәйдән, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән дә алырга мөмкин, дип билгели Гостроус. Файдалы аш нигездә яшелчәләрдән, майсыз иттән яки балыктан торырга тиеш, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев