Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Икмәктән баш тартмагыз!

Табиб-нутрициолог камыр ризыкларын рационнан алуның зыяны турында сөйләде.

Диетологлар икмәкне дөрес сайлауның бик әһәмиятле булуын ассызыклый. Алар гади углеводлар һәм глютенның күп булуы аркасында икмәк куллануны чикләргә яисә киметергә киңәш итә. Шулай да туклану буенча эксперт Екатерина Кузина икмәкне рационнан тулысынча алу организм өчен зыянлы булырга мөмкин дип раслый.

Он бик күп файдалы матдәләр чыганагы булып тора. Анда шул исәптән В төркеме витаминнары, Е витамины, калий, магний, кальций һәм организмның нормаль эшләве өчен кирәк булган башка матдәләр бар.

Икмәк сайлаганда түбән гликемик индекслы арыш оныннан һәм вакланмаган бөртекле бодай ризыкларына өстенлек бирү мөһим. Моннан тыш, тулы бөртекләрдән, чүпрәсез үзең әзерләгән икмәк файдалы компонентларның чын хәзинәсе булып тора.

Шул ук вакытта сәламәтлеккә бәйле проблемалар килеп чыкса, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев