Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дару тузганагының файдасын күрегез!

Сап-сары тузганакны чүп үләне дип йолкып ташларга ашыкмагыз.

Илебез буйлап таралган тузганакны кем генә белми икән. Ул юл буйларында, бакчаларда, газоннарда, болыннарда, гадәттә, бай туфракларда үсә. Аңа чүп үләне дип карарга ашыкмагыз, файдалы якларын да исәпкә алыгыз.

Яз көне тузганакның яшь яфракларын җыеп, салат ясап ашарга мөмкин. Яңа өзгән яфракларны башта тозлы суда ярты сәгать чамасы чылатырга киңәш ителә. Аннан вак кына турап, лимон суты һәм үсемлек мае кушып ашыйлар. Мондый салатлар канда холестерин микъдарын киметә.

Медицинада тузганакның тамырларын файдаланалар. Аларда тритерпен кушылмалары, ситостерин, инулин, каучук, сумалалар, лайла, аксым һәм дуплау матдәләре бар.

Тузганакның тамырларын аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту өчен әче тәмләткеч, бавыр һәм үт куыгы авыруыннан үт кудыргыч һәм эч катулардан җиңелчә эч йомшарткыч буларак кулланалар.

Бу үсемлек тамырыннан порошоклар, куе экстракт, кайнатма һәм төнәтмә ясыйлар. Салкын ысул белән төнәтмә хәзерләү өчен ике чәй калагы туралган тамырга бер стакан кайнар су салалар һәм 8 сәгать төнәтәләр. Ашарга 20-30 минут кала көнгә 3-4 тапкыр 1/4әр стакан эчәләр.

Файдалы эчемлекне кайнатып та ясыйлар. Аның өчен өч аш кашыгы туралган тамыр алына, аңа ике стакан кайнар су салалар һәм 15 минут кайнаткач, сөзәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәләр.

Тузганакның сары чәчәкләрен җыеп, бик тәмле кайнатма да әзерлиләр.

Тузганакның тамырларын көз көне, аның җир өсте өлешләре шиңгәч, яки яз көне, ул үсеп китә башлаганда казып җыялар. Аларны салкын суда юып, ачык һавада яисә яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев