Грипптан һәм ОРВИдан саклану өчен киңәшләр
Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Зинаида Труш грипптан һәм ОРВИдан саклану турында сөйләгән.
Ул билгеләп үткәнчә, грипптан саклануның иң яхшы чарасы — алдан прививка ясату. Шул ук вакытта, хәзер прививка ясатуның инде мәгънәсе юк, чөнки иммунитет формалашу өчен якынча дүрт атна вакыт кирәк. Прививка ясатырга өлгермәгәннәргә башка чараларга игътибар итәргә киңәш ителә:
- Кулларны еш юу;
- Бүлмәләрне җилләтү;
- Кеше күп җыелган урыннарда битлек кию;
- Дистанция саклау.
«Кулларыгызны ешрак юыгыз, кеше күп җыелган урыннарда медицина битлекләрен кулланыгыз, бик якын элемтәләрдән качыгыз һәм пычрак куллар белән борынга, күзләргә һәм авызга кагылмагыз… Төп кагыйдәләр — гигиена, дистанция, җилләтү, сәламәт йокы һәм туклану. Бу күпчелек респиратор авырулардан саклаячак», — дип белдерде табиб.
Авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән (ОРВИ вакытындагы кебек аз гына тән температурасы күтәрелү яисә грипп өчен хас булган кискен бизгәк тоту) — бик тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев