Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грейпфрут нәрсә белән файдалы?

Грейпфрут – сәламәтлек һәм дөрес туклану турында кайгыртучы һәркемгә диетага кертергә кирәк булган иң файдалы җимешләрнең берсе.

“Грейпфрутны кыш көне ашау аеруча файдалы, чөнки Русия өчен традицион җимешләр (мәсәлән, алма яисә груша) бик күп туклыклы матдәләрен сакламый.

Беренчедән, ул - бик күп витаминнар һәм минералларның бай чыганагы. Грейпфрутны юкка гына «витамин бомбасы» дип атамыйлар! Аның составында А, РР, С, D витаминнары һәм В төркеме витаминнары, шулай ук күп кенә минераллар бар, алар арасында - магний, калий, кальций, фосфор, марганец, цинк һәм бакыр. Мондый бай витаминнары белән грейпфрут йөрәк-кан тамырлары системасы, бөерләр, сөякләр өчен бик файдалы.

Көнгә ярты грейпфрут ашап, иммунитетны сакларга мөмкин, бу елның салкын вакытында аеруча мөһим. Шулай ук грейпфрут кабыгында метаболизмны активлаштыручы матдәләр, ә цедрда аппетитны киметүче эфир майлары бар”, дип яза “Саулык. ЗОЖ”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев