Глютен – куркыныч әйберме?
Соңгы вакытларда бу төшенчә күпләрнең теленнән төшми. Ләкин аны аңлап бетермәүчеләр дә бар. Чыннан да, кибеттә теге яки бу ризык кабында «глютенсыз» дигән сүзгә күзләре төшүгә, «химия»сез икән, дип, кош тоткандай, касса ягына таба элдерүчеләрне еш күрергә мөмкин. Ләкин глютен – химик матдә түгел, бәлки ашлыктагы катлаулы аксым гына.
Элек аны клейковина дип йөртәләр һәм бу сүздән курыкмыйлар да иде. Белгечләр әйтүенчә, чынында, глютен целиакия (организмның катлаулы аксымны күтәрә алмавы) белән авыручылар өчен генә зарарлы. Мондыйларның организмына глютен эләксә, эчәкләрдәге төкләрне җимерә. Бу исә эч китү, эч күперү, кинәт кенә ябыгу яки тазаруга китерә. Целиакияны дәвалап булмаганлыктан, авыруга глютенсыз диета гына тотарга кала. Тик мондый диетаны тоту шактый ук кыен. Ник дигәндә, глютен көн саен кулланыла торган икмәк, токмач, печенье, башка бодай ризыклары, шулай ук булгур, борай, кускус, «перловка»ның һәркайсында бар.
Сәламәт кешегә исә глютен бары тик файда гына китерә. Ашлык продуктлары организм өчен бик кирәк чөнки. Бодай, арыш, арпа В, Е витаминнарына, шулай ук кальций, магний, фосфор, цинк һәм бакырга бай. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, аз эшкәртелгән ашлык ризыкларын еш кулланучылар йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешми.
Шулай да күп кенә диетологлар организмны чистарту һәм эчәкләрдәге төкләрне торгызу өчен, елына бер-ике тапкыр глютенсыз диета сакларга киңәш итә. Калган вакытта гадәттәгечә тукланырга кирәк. Әмма икмәкне – көненә дүрт телемнән, иммунитетны саклау өчен ботканы 150 граммнан арттырмау әйбәт.
Глютенсыз ризыклар. Карабодай, дөге һәм киноа ярмасында, яшелчә һәм җиләк-җимештә юк ул. Клейковинадан бик нык куркучыларга икмәкне – кукуруз оныннан эшләнгән хлебцыга, гадәти токмачны – карабодай яки дөге оныннан эшләнгән токмачка, тәм-томны бадәм (миндаль) һәм шомырт оныннан эшләнгәненә алыштырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев