Гөлҗимеш төнәтмәсен ничек дөрес итеп ясарга?
Табигать – дару үләннәре һәм җимешләренә гаять бай. Кешеләр алардан көч-куәтне арттыру, матурлык һәм сәламәтлекне саклау өчен рәхәтләнеп файдалана. Гөлҗимеш (шиповник) – арада иң файдалыларыннан берсе. Аның искиткеч сихәтен хәзер инде хәтта рәсми медицина да таный.
Гөлҗимеш составында барлык витаминнар, кальций, калий, магний, тимер ише матдәләр бихисап күп. Ә инде С витамины – бөтенләй дә 14 процент! Карлыгандагыга караганда ике тапкыр күбрәк бу!
Файдалы үзенчәлекләре
С витаминына бай булуы нәтиҗәсендә чир китереп чыгаручы бактерияләргә, вирусларга каршы көрәшүгә ярдәм итә. Гөлҗимешле эчемлек (чәеме ул, төнәтмәсеме) иммунитетны ныгыта, ялкынсынуларны бетерә, авыртуны баса, югары тән температурасын төшерә. Бу эчемлек шулай ук томаудан, ютәлдән, буыннар сызлаудан котылуга ярдәм итә. Моннан тыш гөлҗимеш төнәтмәсе – кан басымы күтәрелүдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен дә бик әйбәт дәва. Гипертоникларга еш кына нәкъ менә шуны эчәргә киңәш ителә. Ә инде гастрит, ашказаны, эчәкләр һәм уникеилле эчәктәге җәрәхәтләрне дәвалау өчен гөлҗимеш мае кулланыла.
Гөлҗимештән эчемлекләр әзерләү
Чәй. Чи яки кипкән гөлҗимешне үзен генә яки чәйгә (яшел яки кара) салып пешерергә мөмкин.
Төнәтмә. Гөлҗимеш төнәтмәсе әзерләүнең үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәү барлык файдалы матдәләрен саклап калу мөмкинлеге бирә.
Төнәтмәне термоста ясау. Аның өчен теләсә нинди термос кулланырга мөмкин. Бу максат өчен банка да ярый. Капкачын каплап, калынрак тастымал белән төреп куясың да – термос әзер!
Бер литр суга 100 грамм гөлҗимеш салырга кирәк. Бу – чама белән дүрт аш кашыгы, яки 30 гөлҗимеш дигән сүз. Азрак та салырга мөмкин. Әмма дөрес төнәтү өчен гөлҗимешне нәкъ менә шуның кадәр күләмдә алу шарт.
Төнәтмәне термоста ике төрле юл белән әзерләргә мөмкин. Беренчесе – гөлҗимешкә, төкләреннән чистартмыйча гына, кайнар су кою. Икенчесе – төкләреннән чистартып, ваклаганнан соң кайнар суга салу. Бу очракта төнәтмә ясау мәшәкатьлерәк, әмма тәмлерәк һәм файдалырак булачак. Тик, кулланганчы, эчемлекне сөзү әйбәт. Юкса төкләре калып, тамакка утырырга мөмкин. Төнәтмәне кимендә 7 сәгать тоту кирәк. Үт кудыру үзенчәлегенә ия булганлыктан, ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүче кешеләр өчен үтә файдалы эчемлек ул.
Төнәтмәне гадәти савытта ясау. Гөлҗимешне юып, өлешләргә бүләргә һәм төкләреннән чистартырга. Кипкәнен – юып кына алырга. Өстенә кайнар су коеп, кимендә 4 сәгать тотарга.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев