Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән үзәк хастаханәсенә нефтьчеләр ярдәмендә заманча медицина җиһазлары алганнар

Район үзәк хастаханәсе «Татнефть» грантына заманча җиһаз - операция блогына яңа эндоскопик терәк – “стойка” алганнар.

- Мондый җиһазлар турында күптән хыялландык. Элеккеге эндоскопик стойкабыз да эшли, ләкин аның мониторы кечкенә, шуңа күрә операциянең вак детальләре ачык күренми. Яңа җиһазлар исә әлеге проблеманы уңайга хәл итә, безгә операцияләрне сыйфатлырак ясарга мөмкинлек бирәчәк, - дип шатлыклы яңалык белән уртаклашты баш табиб Лилия Мортазина.

Аз инвазивлы хирургик чаралар үткәрү өчен кирәк-яраклары булган яңа эндоскопик терәкне хастаханә «Татнефть»нең грантлар бәйгесендә катнашып алган.

- Бу кешеләрнең гомерләрен саклап калырга, мускул һәм тукымаларны азрак җәрәхәтләп инвазив операцияләр ясарга, операциядән соң тернәкләнү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Пациентлар нормаль тормышка тизрәк кайталар, эшкә яраклы хәлгә килү вакытны күп алмый, - диде хирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табиб-хирургы Рамил Минеголов.

Быел медиклар «Татнефть» грантлар конкурсында шулай ук катнашырга һәм район үзәк хастаханәсен җиһазландыруны дәвам итәргә ниятли.

- Пациентлар һәм хастаханә коллективы исеменнән «Татнефть» компаниясенә һәм шәхсән Наил Магановка, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге биргән өчен, зур рәхмәт, – диде баш табиб Лилия Шамил кызы.

Фото: Диляра Сонгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев