Чирмешән табибы грипптан ничек сакланырга икәнлеген сөйләде
Көзгә керү белән кешеләр арасында төчкерү, ютәлләү, тән температурасы күтәрелү кебек симптомнар ешая. Аеруча мәктәптә укулары башланган балалар арасында авыручылар саны арта.
Сезонлы салкын тиюдән, грипп авырыннан ничек сакланырга? Авырган очракта нишләргә? Бу хакта район үзәк больницасының балалар табибы Илдан Бәдретдинов белән сөйләштек.
-Илдан Илдарович, грипп, ОРВИ авырулары нидән килеп чыга?
- Кискен респиратор вируслы инфекцияләрне балалар еш йоктыра. Бу авырулар вакытында сулыш органнары зарарлана. Чирне вирусларның һәм бактерияләрнең өч йөздән артык төре китереп чыгарырга мөмкин. Иммунитетлары какшаган балалар, шулай ук балалар бакчаларына һәм мәктәпкә йөрүче балалар, гадәттә, ешрак авырый.
-Әлеге авырулар кешедән кешегә ничек күчә?
- Инфекция йоктыру юллары: һава-тамчы һәм көнкүреш (көнкүреш әйберләре, бәдрәф кирәк-яраклары, балалар уенчыклары, эчке кием, савыт-саба һ.б. аша йога). Вирус һавада 2 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр йоктыру көчен саклый. Инфекциягә каршы торучанлык кешенең иммунитеты белән бәйле.
-Грипп тиз азамы?
-Тән температурасы беренче 24-36 сәгатьтә үк максималь күрсәткечләргә җитә (39°С–40°С). Баш авырта, күз алмасы хәрәкәт иткәндә авырту, яктылыктан курку, мускулларда һәм буыннарда авырту симптомнары күзәтелә, еш кына күңел болгана яки костыра, артериаль кан басымы да төшәргә мөмкин. Авыру башланганнан соң берничә сәгать узгач коры йөткерү, борын тыгылу барлыкка килә. Ул күкрәк өлкәсендә авыртулы йөткерү белән дәвам итә. Грипп китергән иң зур куркыныч – йөрәк һәм үпкә авыруларының кискенләшүе, ул кайвакыт үлемгә дә китерергә мөмкин. Хәлсезләнгән һәм еш авыручы балаларда үпкә ялкынсынуы (восполение легких) үсеше ихтимал. Ата-аналар баланың үпкә ялкынсынуыннан шикләнердәй билгеләрне белергә тиеш. Температура өч көннән артык 38 градустан югарырак тору, тамак кыргалап сулыш алу, еш сулыш алу, сулаганда күкрәкнең йомшак урыннарының эчкә батуы, ирен һәм тире күгәрү, ашаудан тулысынча баш тарту, борчылу яки йокымсырау - табибны кабат чакыруны таләп итә торган билгеләр.
-Грипп авыруы азган чорда нишләргә киңәш итәсез?
- Эпидемияләр вакытында (бигрәк тә гриппның куркыныч төрләре булганда) уку һәм ял итү режимын үтәргә, артык арымаска, саф һавада күбрәк булырга, җитәрлек вакыт йокларга һәм яхшы тукланырга тырыфшыгыз; иртән гимнастика ясарга, салкынча су белән сөртенергә, физкультура белән шөгыльләнергә; туганнарыгыз авырып китсә, аларга аерым бүлмәдә ятарга киңәш ителә. Ашар алдыннан, урамнан кайткач, шулай ук уртак предметлардан файдаланганнан соң, әгәр гаиләдә авыручы булса (микробларның гаять зур өлеше гомуми кулланыштагы предметлар – транспорттагы култыксалар, супермаркетлардагы азык-төлек һәм, әлбәттә, акча банкнотлары аша тапшырыла), кулларны яхшылап юарга кирәк. Бүлмәләрне ешрак җилләтегез. Халык күп җыелган урыннарга (театрлар, кино, супермаркетлар) һәм массакүләм чараларга баруны чикләгез. Эпидемия чорында тәүлегенә 2-3 мәртәбә борынны юарга һәм тамакны чайкарга киңәш итәм.
-Грипптан саклануның иң үтемле чарасы?
-Вакцинация. Организмга вакцина кертү авыру китереп чыгара алмый, ләкин саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгару юлы белән инфекциягә каршы көрәш өчен иммун системасын стимуллаштыра. Вакцинация грипп белән авыру очракларын уртача 2 тапкырга киметә, прививка ясаткан кешеләрдә ул җиңелрәк уза. Гриппка каршы прививканы кешедә иммунитет барлыкка килсен өчен көзен, грипп сезоны башланыр алдыннан ясарга кирәк. Иммунитет барлыкка килү өчен уртача 2-3 атна, ә хәлсезләнгән кешеләргә 1-1,5 ай кирәк. Узган ел ясалган прививка грипптан саклый алмый, чөнки иммунитет озакка сузылмый.
-Грипптан ничек дәваланырга?
-Грипп вакытында үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Авыруның хәлен табиб кына дөрес бәяли. Шуңа күрә табиб чакырырга кирәк. Дару препаратларын да табиб билгеләргә тиеш. Бүлмәдә температура 20-21 градус, ә йоклаганда түбәнрәк булырга тиеш; ешрак җилләтү сулышны җиңеләйтә, томауны киметә. Температура 38°Стан артмаса, аны төшерергә ашыкмагыз, чөнки бу – организмның микроблардан саклану өчен үзенчәлекле реакциясе. Әгәр бала ашамаса, басым ясарга кирәкми – хәле яхшыргач аппетит кире кайтачак. Авыру күп эчәргә тиеш: чәй, морс, яшелчә кайнатмалары. Дәвалау башланганнан соң ике-өч көн эчендә температура 38°Стан югары сакланса, тынычсызлану яки артык йокымсырау көчәйсә, косу һәм аң китү, бугаз стенозы яки үпкә ялкынсынуы билгеләре барлыкка килсә, табибны өегезгә кабат чакыртыгыз. Авыру 7 көнгә изоляцияләнергә тиеш, өй шартларында – аерым бүлмәдә. Көнкүреш әйберләрен, савыт-сабаларны, шулай ук идәннәрне дезинфекцияләү чаралары белән юарга, авыру кеше янында бары тик маска киеп кенә йөрергә кирәк. Авыру симптомнарыгыз булганда, хәлегез уңай булса да, өйдән чыкмагыз. Үз-үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев