Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районы хастаханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачылды

Чирмешән районы хастаханәсендә тантаналы шартларда компьютер томографиясе кабинеты ачылды. 30 миллион сумга якын бәяле бу җиһаз “Сәламәтлек саклау” милли проектның «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында кайттарылды.

Тантанага кунак - республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев та килгән.

- Районның зур шәһәрләрдән ерак урнашуы тиз арада тиешле медицина ярдәм күрсәтүдә кыенлыклар тудыра. Районга бу аппарат диагностиканы яхшырту һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максаты белән бирелде һәм уз сезгә бик кирәк иде. Әлеге җиһазны уңышлы куллануыгызны телим, ул яхшы эшләсен, кешеләргә файда китерсен, - диде Рафаэль Фирнаялович.

Бу чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнашты һәм республика җитәкчелегенә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерде.

Компьютер томографиясе кабинеты үз эшен башлаган да. Анда инде 18 якташыбыз күренгән, ике кешедә патология ачыкланган. Хәзер район халкы табиб күрсәтмәсе буенча биредә планлы һәм ашыгыч рәвештә мөһим тикшеренүләр уза алачак.

- Кабинетка ремонт ясау өчен муниципаль бюджеттан 3 миллион сумнан күбрәк акча тотылды. Без район җитәкчелегенә моның өчен бик рәхмәтле, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев