Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районы үзәк больницасы табибы көзен-кышын сак булырга киңәш итә

Балалар табиблары әйтүенчә, көзен-кышын сабыйлар арасында имгәнүләр алу, аяк-кул сындырулар, өшү очраклары еш була. Беренче кар төште исә, балалар шатланып урамга ашкына: саф һавада уйнавы кызык, чана, чаңгыда шуу да күңелле. Тик бәла аяк астында булырга мөмкин.

Тайгак юл - иң беренче куркыныч. Анда дөрес йөрергә киңәш итә белгечләр: ашыкмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска, һәрвакыт аяк астына карарга. Таеп егылганда, кулларга таянырга киңәш ителми.

-Балагыз урамда шулай егылды икән, чарасын күрегез. Әгәр дә ул башын авырттырса, бәрелгән урынга бераз боз яки салкынча башка берәр әйбер куеп торыгыз. Ә баш әйләнү, хәлсезлек, йөзе агарып китү, күңел болгану кебек симптомнар күзәтелсә, тиз арада “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакырырга кирәк. Баланы яткырып торыгыз: бу баш мие селкенүе булырга мөмкин, - ди район үзәк больницасының балалар табибы Илдан Бәдретдинов.  

Тагын бер еш була торган очрак – күз җәрәхәте алу. Кар бәрешеп уйнаганда битне кар эләгүдән сакларга кирәк. Мондый хәл була икән, баланы кичекмәстән офтальмологка күрсәтәсе.

-Ул-кызларыгызга бозланган кар кисәкләре белән бәрешергә ярамаганлыгын аңлатыгыз, - ди табиб.

Чана шуганда да сак булу зарур. Автомобиль юллары яннарында моннан тыелырга кирәк. Тюбингларда шуу да бик куркыныч.

-Тюбингта шуучылар арасында ел саен җәрәхәтләнүчеләр бик күп, чөнки бу - идарә итеп булмый торган спорт снаряды. Таудан төшкәндә, ул сәгатенә 40 километрга кадәр тизлек җыя, - ди Илдан Илдар улы.

Кышкы чорда юлларда имгәнүчеләр дә арта. Балалар еш кына якынлашып килүче машинаны күрсәләр дә, “өлгерәм әле” дип юлны кисеп чыгарга ашыгалар. Бозлавыкта автомобильләрнең тормоз юлы шактый арта, һәм ул туктап өлгерә алмый.

Тагын бер сагалап торган бәла – өшү, туңу.

-Әгәр дә нык туңган, өшегән икәнлегегезне сизсәгез, җылы урынга керегез, өшегән урынны йомшак тукыма белән ышкыгыз, салкын һәм юеш киемнәрегезне салып, корысын киегез, организмны акрынлап җылытыгыз: кайнар су, чәй эчегез. Болар гына ярдәм итмәгән очракта табибка мөрәҗәгать итегез, - ди Илдан Бәдретдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев