Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән район үзәк больницасы табибы сабыйлар үлеменең сәбәпләре турында сөйләде

Сабыйлык яше (младенческий возраст) - тумыштан алып бер яшькә кадәрге чор. Бала сәламәтлеге, тормыш өчен бу вакыт иң куркыныч булып санала.

Бу чорда балалар аеруча көчсез. Сабыйлар үлеме куркынычы да югары була. Фаҗигане ничек кисәтергә? Бу хакта район үзәк больницасы табиб-педиатры Саидакмал Әнвәров белән сөйләштек.

- Саидакмал Мәхмүтович, әңгәмәбезне саннардан башлыйк: безнең районда сабыйлар үлеме статистикасы ниндиерәк?

- Бәхеткә, 2018 елдан бирле андый очраклар булмады. Һәм бу сөендерә, чөнки бала үлеме – бик зур хәсрәт.

- Алай да сабыйлар үлеменең төп сәбәпләре нинди?

- Аның шактый өлешен медицина белән бәйле булмаган сәбәпләр алып тора. Аларга түбәндәгеләр керә: тышкы факторлар тәэсиреннән үлем (өшү, артык җылыну, биеклектән егылу һәм башкалар), сабыйның кинәт үлү синдромы, буылу һәм асфиксия.

- Мондый фаҗигане булдырмас өчен ата-аналар нәрсә эшли ала?

- Беренче чиратта ата-аналар балага тышкы мохит шартларына күнегергә ярдәм итәргә тиеш. Сабый өчен яшәү бүлмәсен җайлаштырыгыз. Алты айга кадәр булса да, аның белән бер бүлмәдә йоклагыз, ләкин бер караватта түгел. Баланың буылу ихтималы бар. Аны йокларга аркасына яки ян ягына яткырыгыз. Корсагына борылган очракта, йөзе белән капланып, тончыгып үлмәсен өчен, караватта бернинди артык әйбер дә булырга тиеш түгел. Баланы караватта ятып ашату да ярамый. Улыгызга яки кызыгызга киеме дә артык кызу булырлык итеп киендермәгез, биләүләре дә тыгыз булмасын. Сабыйлар өчен кайнар мунча да куркыныч. Безгә – өлкәннәргә уңайлы булган һәрнәрсә сабыйлар өчен файдалы түгел. Онытмагыз, сезнең балагыз әйләнә-тирә мохиткә әле җайлашып кына килә. Бала имезгән чорда тәмәке төтененең һәм алкогольнең зыяны турында искә төшерү дә зарур. Балагызны бу начар гадәтләр йогынтысыннан да сакларга тырышыгыз. Әлбәттә, яшь баланың авыру кешеләр белән контактын булдырмаска тырышыгыз. Авыруның нинди генә билгеләре булса да, вакытында табибка мөрәҗәгать итегез, табиб һәм шәфкать туташының киңәшләрен төгәл үтәгез, планлы вакцинацияләрне калдырмаска тырышыгыз. Онытмагыз, сабыйлар белән булган барлык фаҗигаләр дә олылар гаебе белән була, шуңа күрә аларны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев