Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чирмешән район үзәк больницасы табибы сабыйлар үлемен ничек кисәтергә икәнлеген аңлатты

Сабыйлык яше – тумыштан алып бер яшькә кадәрге чор. Бала сәламәтлеге өчен бу вакыт иң куркыныч булып исәпләнә.

Бу чорда балаларның үлеме куркынычы да югары була. Фаҗигане ничек кисәтергә? Бу хакта район үзәк больницасы табиб-педиатры Анжела Богданова белән сөйләштек.

-Анжела Игоревна, әңгәмәне саннардан башлыйк: безнең районда сабыйлар үлеме статистикасы.

-2018 елдан бирле андый очраклар булмаган иде. Тик, кызганыч, үткән елда районда бер бала үлеме теркәлде. Әлбәттә, бу бик зур хәсрәт.

-Сабыйлар үлеменең төп сәбәпләре нинди?

-Аның шактый өлешен медицина белән бәйле булмаган сәбәпләр алып тора. Аларга түбәндәгеләр керә: тышкы факторлар тәэсиреннән үлем (өшү, артык җылыну, биеклектән егылу һәм башкалар), сабыйның кинәт үлү синдромы, буылу һәм асфиксия.

-Фаҗигане булдырмас өчен ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш?

-Ата-аналар балага тышкы мохит шартларына күнегергә ярдәм итә ала. Сабый өчен яшәү бүлмәсен җайлаштырыгыз. Аның белән бер бүлмәдә йоклагыз, ләкин бер караватта түгел: баланың буылу ихтималы бар. Аны йокларга аркасына яки ян ягына яткырыгыз. Корсагына борылган очракта, йөзе белән капланып, тончыгып үлмәсен өчен, караватта бернинди артык әйбер дә булырга тиеш түгел. Баланы караватта ятып ашату да ярамый. Сабыйлар өчен кайнар мунча да куркыныч. Онытмагыз, сезнең балагыз әйләнә-тирә мохиткә әле җайлашып кына килә. Әлбәттә, яшь баланың авыру кешеләр белән контактын булдырмаска тырышыгыз. Авыру билгеләре булса, табибка мөрәҗәгать итегез, табиб һәм шәфкать туташының киңәшләрен төгәл үтәгез, планлы вакцинацияләрне калдырмаска тырышыгыз. Онытмагыз, сабыйлар белән булган барлык фаҗигаләр дә олылар гаебе белән була, шуңа күрә аларны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев