Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чи килеш файдалырак!

Билгеле табиб бу яшелчәнең яман шешкә каршы файдасы булуын билгели.

Табиб һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Александр Мясников онкология үсеше куркынычын киметә алган яшелчә турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, кызыл чөгендернең шундый көче бар. Андагы бетаин ярдәмендә бу яшелчә организмдагы тимер дәрәҗәсен күтәрә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм артык гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә. "Клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, бетаин физик көчнең артуына, мускул массасының үсүенә һәм май запасларының кимүенә ярдәм итә. Шулай ук бетаин нигезендә физик форманы яхшырту өчен дарулар җитештерәләр", — дип белдерде табиб.

Табиб, чөгендерне салатка яисә башка салкын кабымлыкларга кушып, чи килеш кулланырга кирәклеген билгели. Эш шунда ки, яшелчәне пешергәндә яисә кыздырганда ул файдалы сыйфатларын югалтырга мөмкин.

"Файдалы сыйфатлары күп булуына карамастан, бөер ташларыннан яисә оксалатлар барлыкка килү белән бәйле башка авырулардан интегүче кешеләргә чөгендер куллану киңәш ителми. Бу очракта чөгендер һәм оксалат күп булган башка яшелчәләрне куллануны чикләргә кирәк", — дип кисәтә ул.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев