Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләрне талпан инфекцияләренең куркынычы хакында кисәтәләр

2020 елда безнең районда, талпан кадалып, медицина учреждениеләренә 55 кеше мөрәҗәгать иткән – аннан алдагы елга караганда ике тапкыр кимрәк. Алынган талпаннарны тикшергәч, аларда талпан инфекцияләре ачыкланмаган, әмма профилактикалау чаралары турында һич кенә дә онытырга ярамый.

Урман талпаны вируслы энцефалит, боррелиоз, туляремия кебек авырулар таратучы булып тора. Табигый территорияләрне талпаннардан арындыру өчен, районда кешеләр иң еш йөри торган урыннарда - паркларда,  балалар лагерьларында талпаннарга каршы эшкәртү ясала. Һөнәрләре буенча хәвефле төркемгә кергән урман, коммуналь челтәрләр хезмәткәрләренә ел саен иммунизацияләү уздырыла. Әмма, билгеле булганча, җәй көне урманнарда йөзләгән җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыючылар йөри. Талпан кадалып зыян күрүчеләргә кичекмәстән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тикшерелгән талпан авыру чыганагы икән, медицина хезмәткәрләре бу хакта зыян күрүчегә хәбәр итәргә һәм ашыгыч профилактика - иммуноглобулин кертү чараларын күрергә тиеш. Тән температурасы күтәрелгән очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итү мөһим.

Бу мәсьәлә буенча райондагы санитар-эпидемиягә каршы комиссия карарында урманда эшләүчеләрне профилактик прививкаларга тулы һәм үз вакытында җәлеп итү зарурлыгы билгеләп үтелә. Моны Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге тикшереп тора.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев